16+

Азат Абитов: "Гөлсирин белән киңәшләштек тә..."

Җырчы Азат Абитов операция ясаткан. 

Азат Абитов: "Гөлсирин белән киңәшләштек тә..."

Җырчы Азат Абитов операция ясаткан. 

Азат күзләренә коррекция ясатырга Әлмәткә барган. “Башта бик курыктым, ләкин мин моны бик озак көттем, күптәннән хыялландым. Гөлсирин белән киңәшләштек тә, ясатырга кирәк дигән фикергә килдек. Ни өчен Әлмәттә? Бервакыт концерт белән Әлмәткә килгәч, табиб Рамил Рөстәмович белән таныштым. Шуңа күрә операцияне нәкъ менә биредә ясаттым. Аллаһка шөкер, операция уңышлы узды, бер дә авыртмады”, - ди Азат. 

Операциянең ничек узганы видеога төшерелгән, аны җырчының социаль челтәрдәге аккаунтында карарга була.  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading