16+

Әзерлә акчаңны, космоска очабыз

Әйе, космоска сәяхәт итү мөмкинлеге бар хәзер. Әлбәттә, анда бик сирәкләр генә, анда да акчалы кешеләр генә оча.

Әйе, космоска сәяхәт итү мөмкинлеге бар хәзер. Әлбәттә, анда бик сирәкләр генә, анда да акчалы кешеләр генә оча.

Әмма технологик үсеш бер урында тормый. Якын ун елда космоска очучылар саны елына йөзгә җитәргә мөмкин, ди белгечләр. Моны массакүләм ихтыяҗ дип атап булмый, шулай да космик туризмны үстерүче компанияләр саны арта.

Күптән түгел генә алты турист суборбиталь (104 чакрым) очыш ясаган. 10-12 минут кына очарга туры килсә дә, борттагы пассажирлар ачык космос чиге булган Карман сызыгы өстеннән очып үтә алган.

Бу шундый сигезенче очыш булган. Бортта ничә урын булуы билгесез, әмма бер матбугат чарасы космоска очуның бәясен 600 мең доллар тирәсе дип яза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading