16+

Бала табучы хатын хастаханәдә үлгәннән соң тикшерү ничек бара?

Чаллы бала табучы хатынның үлеме турындагы җинаять эшен яңадан квалификацияләргә мөмкиннәр. Экспертиза инде ел ярымга сузылган.

Чаллы бала табучы хатынның үлеме турындагы җинаять эшен яңадан квалификацияләргә мөмкиннәр. Экспертиза инде ел ярымга сузылган.

Чаллыдан 36 яшьлек бала табучы Алена Мөхәммәтова үлгәннән соң  «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Ә хәзер аны тикшерүчеләр «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсенә үзгәртергә телиләр. Бу хакта "Челнинские известия"газетасына вафат булган хатынның абыйсы Юрий Филипов сөйләгән.

Якыннары якын киләчәктә тикшерү тәмамланыр, якыннары үлемендә гаепле кеше ачыкланыр дип өметләнә. 35 яшьлек хатын-кызның баласы исән калган.

"Тикшерү бер ел да җиде ай дәвам итә, әмма безнең өчен әлегә кадәр мөһим яңалыклар юк, - дигән Юрий Филипов. – Төп сәбәп Мәскәүдә үткәрелүче суд-медицина экспертизасы тәмамланмаган. Янәсе, белгечләр җитми. Бу юлы документларны быелның дүртенче кварталында тапшырырга вәгъдә иттеләр. Көтәбез…».

Филипов сөйләгәнчә, гаилә бала таптыру залыннан видео язмасын һәм медицина документлары ала алган.

"Алар Аленага карата цивилизацияле дөньяда тыелган Кристеллер алымы – яралгыны механик рәвештә этеп чыгару ысулы кулланылганын дәлилли. Нәтиҗәдә, сеңлемнең кабыргалары сынган, ашказаны-эчәге трактында кан киткән.  Шуңа бәйле рәвештә җинаять эшен яңадан квалификацияләү мәсьәләсе хәл ителә", - дигән Филипов.
Юрий Филипов билгеләп үткәнчә, ул Питердан адвокат яллаган һәм тикшерү барышын үзе җитәкли, чөнки апасының иренә ике мәктәп укучысы кызын тәрбияләү белән шөгыльләнергә кирәк. Юрийның әнисе авылда яши һәм тулысынча оныгы - кечкенә Ранельне карау белән мәшгуль. Ул туганда кислород җитмәгәнлектән инвалид булып калган, еш кына аңарда эпилепсия өянәге күзәтелә.

"Мин туганнарыма бу резонанслы эшне ахырына кадәр җиткерү өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирдем. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, аны тикшерү барышын шәхсән контрольдә тотуын сорадым", - дип сөйләгән Юрий Филипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading