16+

Бала тугач дәүләттән 1,6 млн сумга кадәр акчаны ничек алырга?

Берничә төрле түләү бар.

Берничә төрле түләү бар.

Россиянең Социаль фондында бала тугач дәүләттән 1,6 млн.сумга кадәр акча алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Бүген әниләр балага узганнан алып балигъ булганчыга кадәр социаль ярдәм ала ала.
Түләүләрнең төрле шартлары бар, ләкин барлык әниләргә дә пособие бар.

1. Йөкле хатыннар өчен бердәм пособие.
Күпчелек очракта пособие билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.
Шәхси мөрәҗәгать иткәндә алдан язылырга (https://es.pfrf.ru/znp/) һәм шәхесне раслаучы документны күр­сәтергә кирәк булачак. Йөклелек буенча исәпкә кую турындагы до­ку­ментларны бирергә кирәкми, чөн­ки Пенсия фонды аны ведомст­во­ара хезмәттәшлек программасы чик­лә­рендә үзләре соратып ала.

2. Йөклелек һәм бала тудыру буенча декрет ялы.
2023 елда 140 көнлек отпуск өчен минималь түләү күләме 74 757 сум, максималь 383 178 сум. Пособие соңгы ике елда әни кешенең уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
- әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булса һәм алар йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасына исәпкә басса. Әлеге пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнергә мөмкин. Пособие күләме - аена 6600 сум. Мондый ярдәмне Русия Пенсия фонды түли;
- хезмәт килешүләре буенча эшләгәннәр;
– көндезге бүлектә укыган студенткалар һәм контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр;
– эшсез дип танылган көн алдыннан 12 ай эчендә оешманы бетерүгә бәйле эшеннән бушатылганнар;
- хәрби хезмәт үтүчеләр;
- 0-3 айга кадәр баланы (балаларны) уллыкка алганнар;
Әгәр хатын-кыз эшләмәсә, әмма көндезге бүлектә укыса, ул стипендия күләмендә йөклелек һәм бала табу буенча пособие алачак.
Әгәр хатын-кызны, оешма ликвидацияләнү сәбәпле, йөклелек чорында эштән чыгарганнар икән, йөклелек һәм бала табу буенча Русия Пенсия фондыннан пособие түләнә.

3. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү.
Кереме нинди булуына карамастан, барлык гаиләләр дә алачак. Биредә мохтаҗлык исәпкә алынмый. Башка түләүләр дә арта. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме аена 33281 сумга (31282 сум булган) җитәчәк. Минималь күләме – 7677 сумнан 8629 сумга кадәр артачак. «Больничный»ның иң зур күләме – аена 83204 сум, декрет акчасының иң күп күләме – 383179 сум (бер айга – 83204 сум) тәшкил итәчәк
Бала тугач, һәркемгә, кеременә һәм эшкә урнашуына карамастан, балага бер тапкыр бирелә торган пособие 22 909 сум түләнә.

4. Ана капиталы.
2023 елда беренче бала туганда яки уллыкка алганда ана капиталы суммасы 586 946 сум тәшкил итә. Аны торак сатып алуга, баланы укытуга, айлык түләүне рәсмиләштерүгә һәм башкаларга сарыф итәргә мөмкин.
Әгәр акчаны шунда ук сарыф итмәсәң һәм февраль индексациясен исәпкә алып ул 7,5 процентка артачак һәм сертификат суммасы 630 967 сум булачак.

5. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау өчен ял.
1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие, әгәр алар вакытлыча ялда булсалар, эшләүче гражданнарга бирелә. Пособиене ата-аналарның берсе, опекун, әби, бабай яки баланы караган башка туганы алырга хокуклы.
Ай саен 8 591 сумнан 33 281 сумга кадәр акча түләнәчәк. Ел ярым эчендә бу 599 мең сумга кадәр акча дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading