16+

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Слово пацана» сериалына каршы чыккан

Сериал Роберт Гәрәевнең «1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан» китабына нигезләнеп төшерелгән.

Сериал Роберт Гәрәевнең «1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан» китабына нигезләнеп төшерелгән.

Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец быел ноябрь башында Русиядә күрсәтелә башлаган "Слово пацана. Кровь на асфальте" исемле сериалны тикшертү өчен Роскомнадзорга мөрәҗәгать әзерләгән. Әлеге киноны ул "Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту" турындагы карарына туры килү-килмәвен тикшертергә тели.

Ирина Волынец әйтүенчә, сериал балалар өчен зыянлы: «Россия халкына чит һәм Россия җәмгыяте өчен җимергеч идеяләр һәм кыйммәтләр системасы урнаштырыла». Бу картина шулай ук бандитизмны яклый һәм «Казан феномены» кебек күренешне аклый. Шул ук вакытта  "Слово пацана" яшьләр аңында җинаять дөньясы турында ялган күзаллаулар формалаштыра.

"Кино төшерүчеләр сериалдан гыйбрәт алып була, аның геройларының язмышы аянычлы тәмамлана дип ышандырды. Әмма балалар сериал каһарманнарына охшарга тырышып үз бандаларын төзи, аларны элекке җинаятьчел төркемнәр исемнәре белән атый", ди ул.

Волынец сериалны тулысынча эфирга чыккач кына тыярга мөмкин булачак, ди. Ул чакта белгечләр аңа тулы бәяләмә бирә алачак.
Татарстанның Сарман районында яшәүче балалар сериал белән рухланып, андагыча уйный башлаган дигән хәбәрләр таралды. Алар хәтта социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырган.

Алар анда бер-берсенә очрашу ("стрелка") билгели, җыеннар игълан итә, сугышуларын төшереп видео кертә һәм хәтта үзләренә районнар бүлешә башлаган. Әлеге балаларны полиция эзләп тапкан һәм әти-әниләре белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading