16+

Балалар хокук сагында

2015 елның июленнән Бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллек Татарстанның балалар оешмалары советы белән берлектә "Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" проектын башлаган иде.

2015 елның июленнән Бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллек Татарстанның балалар оешмалары советы белән берлектә "Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" проектын башлаган иде.

Балаларны борчыган проблемаларны балалар үзләре хәл итә. Гадәттә анда 12дән 18 яшькәчә балалар катнаша. Иң активлары иҗтимагый ярдәмче статусын ала. 1 июнь көнне дә Дәүләт Советында 2019-2020 елга балалар иҗтимагый кабул итү проектына 35 активистны сайлап, аларга тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырдылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова балаларны Дәүләт Советы җитәкчелеге исеменнән сәламләде. "Бүген бу залда хокук яклаучы юлын сайлаган яшь егетләр һәм кызлар җыелуы бик әйбәт. Сез бик яхшы беләсез, гражданлык иреге һәм хокуктан тыш, вәкаләтләр дә бар. Моны исегездә тотыгыз, һәрвакыт гадел булыгыз. Бәйрәм белән!"– диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading