16+

Балалар китап укымый, алар аны үзләре яза: «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенә кем ия булыр?

Иртәгә, 24 ноябрь көнне, “Әкият” курчак театрында «Глаголица» бәйсез әдәби премия бирү тантанасы була. Биредә каләм чарлаучы 10-17 яшьлек балаларның иҗат эшләрен бәялиячәкләр, җиңүчеләргә бәллүр ябалак сыны тапшыралар.

Иртәгә, 24 ноябрь көнне, “Әкият” курчак театрында «Глаголица» бәйсез әдәби премия бирү тантанасы була. Биредә каләм чарлаучы 10-17 яшьлек балаларның иҗат эшләрен бәялиячәкләр, җиңүчеләргә бәллүр ябалак сыны тапшыралар.

Ел саен иң яхшы дип табылган йөз эш сайлап алына. Аларның авторларын танылган балалар язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре катнашындагы остаханәләргә чакыралар. Нәкъ менә авторлар белән турыдан-туры очрашу вакытында җиңү өчен иң лаеклы балаларны билгелиләр инде.

- Балалар бик күп нәрсәгә сәләтле икән. Казанга килгән саен без моңа кабат инанабыз. Без аларга инде хәзер балаларга дип карамыйбыз, үз хезмәттәшләребез буларак кабул итәбез. Минемчә, әлеге премиядә иң мөһиме җиңү түгел, ә иҗат мохитендә катнашу, - ди Россия балалар шагыйре Сергей Махотин.

Ни кызганыч, Казанда татар телендә иҗат итүче балалар кими икән хәзер. Язучы Галимҗан Гыйльманов сүзләренчә, татар телле эшләр күбрәк авыллардан, районнардан килә.
- Минемчә, балаларның иҗат белән шөгыльләнүендә мәктәпләр бик мөһим роль уйный. Чистайдагы бер мәктәптән берничә бала катнаша, алар еш кына Гран-прига лаек була. Хәзер безгә татар телендә язучы шушы булган балаларны югалтмаска кирәк, - ди Галимҗан Гыйльманов.

Язучылык эшендә дә башка тармаклардагы кебек, кызлар өстенлек итә башлаган икән.
- Малайлар күбрәк компьютерда «сугыш» уйный. Ә кызлар кечкенәдән төпле, киләчәкләрен уйлап үсә, - дип аңлатты бу күренешне балалар язучысы, шагыйрь Михаил Яснов.
Балалар һәм яшьләр нинди темаларга өстенлек бирә соң? “Мәхәббәттер инде!” дип уйласагыз, ялгышасыз.

- Быелгы эшләрдә ялгызлык, авырту, ата-анасыз калу кебек темалар баш күтәрде. Бер кызыклы детектив та килде әле. Анда мәктәп завхозы банк талаган иде. Бездә, гомумән, темалар чикләнмәгән, - ди Михаил Яснов.     

- Премия 2014 елдан тапшырыла. Аңа “Счастливые истории” хәйрия фонды нигез сала. 2016 елда премия Халыкара статусына ия була. Балалар иҗатын бәяләүче мондый премия Россиядә бүтән юк.
- Дүрт ел эчендә балаларның эше дүрт альманах буларак басыла. 22 кыска метражлы фильм һәм 12 мультфильм буларак дөнья күрә.

- Татар телендәге иң яхшы эшләрне ел саен Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе билгели. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading