Россиядә аз керемле гаиләдәге балаларга пособие алу процедурасын гадиләштерделәр.
Моннан соң гражданнарга алиментлар турында белешмәләр тапшырырга туры килмәячәк. Дәүләт органнары бу мәгълүматны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзләре алачак.
⠀
Тиешле үзгәрешләр 2020 елның 1 ноябреннән үз көченә керә.
⠀
Исегезгә төшерәбез, РФ президенты указы белән кертелгән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык пособиеләр 1 июньнән түләнә башлады. Түләүләрне шәхсән МФЦда, яки Дәүләт хезмәтләре сайтында рәсмиләштерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар