16+

Балалар йотында тәрбияләнүчеләргә Кыш бабай бүләге әзерләүдә ярдәм итик

Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларны шатландыру максатыннан оештырылган хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала.

Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларны шатландыру максатыннан оештырылган хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала.

Илнең 61 төбәгендәге 76 балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайдан бүләк көтә. Төрле яшьтәге 3 меңнән артык бала Кыш бабайга үзенең теләкләрен әйтеп хат язганнар инде. 2 меңнән артык яңа ел бүләге "Россия почтасы"нда тиешле урынга җибәрелүне "көтеп ята".

Балалар йортында тәрбияләнүче баланы куандырырга теләүчеләр "Почтамаркет" сайтында махсус бүлекне укып, балаларга бүләк ясый ала. "Россия почтасы" балалар йортларына бүләкләрне бушлай илтеп җиткерәчәк. Чарада катнашучылар бары тик онлайн режимда бүләк бәясен генә түләргә тиеш була, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading