16+

Балаларны алыштырмасыннар өчен: туу турындагы таныклыкка фото куярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында балаларның төп документы – туу турында таныклыкны баланың фотографиясе белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында балаларның төп документы – туу турында таныклыкны баланың фотографиясе белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр.

Фотоны өч, җиде һәм ун яшьтә алыштыру күздә тотыла. Инициативаны «Бердәм Россия»дән Солтан Хәмзаев белдергән. Әлеге мөрәҗәгать Россиянең вице-премьеры Татьяна Голиковага юнәлтелгән. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Фотографиянең булмавы баланы алыштырырга мөмкинлек бирә, ә таныклык исә үзенең мәгънәсен югалта диярлек», - диелә мөрәҗәгатьтә. 

Ни сәбәпле нәкъ менә хәзер тәкъдим итәргә булуын парламентарий аныкламаган.

Хәмзаев билгеләп үткәнчә, фотоны документка махсус QR-код рәвешендә беркетергә була; сурәтне кую «Дәүләт хезмәтләре» порталында башкарылырга мөмкин. Парламентарий белдергәнчә, россиялеләр еш кына туу турында таныклыкның сыйфатына зарлана, документ бик тиз арада яраксыз хәлгә килә. Шуңа бәйле рәвештә, депутат фикеренчә, таныклыкның яңа форматы һәм төрен булдырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading