16+

Баланы агач басып үтергән

Хәзерге вакытта бала үлеме факты буенча тикшерү бара.

Баланы агач басып үтергән

Хәзерге вакытта бала үлеме факты буенча тикшерү бара.

 15 апрельдә Лаеш районында өстенә агач төшү нәтиҗәсендә 5 яшьлек кыз һәлак була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тикшерү үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, бала бакчачылык ширкәтләренең берсендә йорт хуҗалыгы территориясендә йөргән. Бик көчле җил чыгып, әлеге биләмәдә үскән 22 метрлы каенны сындыра. Өстенә агач төшү аркасында, кыз бала урында ук һәлак була. Хәзер бу фаҗиганең барлык нечкәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле  карар кабул ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading