Өч кешелек гаилә авылларыннан ерак түгел су буена ял итәргә килгән. Ирле-хатынлы спиртлы эчемлекләр кулланган, ә бала алар янында уйнап утырган. Кичке сигезләрдә хатыны туганнарына китеп барган. Ире баланы суда йөзәргә өйрәтәм дип калган һәм нәтиҗәдә икесе дә суга баткан. Баланың гәүдәсен сәгать тугызларда тапканнар. Ә әтисен өч сәгать эзләгәннәр һәм төнлә генә табып чыгарганнар. Бу хәл Киров өлкәсендә булган.
Комментарийлар