16+

Балык Бистәсендә спорт бәйрәме булды

"Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы җитәкчелегендә Татарстан районнары буенча Спартикиада бара. Аның кысаларында Балык Битәсе районында "Татарстан командасында бул" акциясенә старт бирелде.

"Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы җитәкчелегендә Татарстан районнары буенча Спартикиада бара. Аның кысаларында Балык Битәсе районында "Татарстан командасында бул" акциясенә старт бирелде.

Бу атнада районда мини футбол, стритбол, өстәл тенисы һәм җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Гаилә командалары өчен аерым ярышлар оештырдылар. Бистәлеләрнең спорт бәйрәменә Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клубының өлкән тренеры Ирек Зиннуров та килгән иде. Ул "Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү үзәге белән танышты.

Олимпия призерына Районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марс Мәгыйзов балаларның күптәннән каплаулы боз сарае турында хыяллануын әйтте.

Бу мәсьәләне Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында хәл итәргә кирәк, - диде Ирек Зиннуров.

Биредә ул шулай ук "Баланы спортка китер" дигән акциягә нигез салды. Балык Бистәсе балалары һәм ата-аналар танылган ватерполисттан спорт буенча дәрес тә алды әле. Бу идеягә Ирек Зиннуровны Татарстанның спорт җиңүләре илһамландырган.

- Республикада спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да булдырылган, хәзерге яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы. "Баланы спортка китер" дигән акция балаларга һәм ата-аналарга спортта үз юлыңны табарга, ә иң мөһиме спортны яшәү рәвешенә әйләндерергә ярдә митәчәк, - диде Ирек Зиннуров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading