16+

Балык Бистәсендәге «Акчарлак» приютында тәрбияче балаларга бәйләнү очрагыннан соң тикшерү эшләре башланды

Татарстан прокуратурасы социаль приютны тикшерә. Анда балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарланган.

Татарстан прокуратурасы социаль приютны тикшерә. Анда балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарланган.

 Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.

Социаль челтәрләрдә видеоязма чыкты. Анда Балык Бистәсе районындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләренең берсе җенси кагылгысызлыгына кул сузулары турында сөйлиләр.

Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган, ә социаль приютка прокурор таләбе буенча тикшерүчеләр чыккан. Хәзер хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.

Шулай ук прокурор балигъ булмаганнар белән видеоязма ясаучыны һәм видеороликларны интернетта урнаштыру хокукый яктан дөрес булу-булмавын тикшерәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та  «Акчарлак» приютында тикшерү уздырырга кушкан. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президентына «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләргә карата мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр ителгән. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты», — диде Лилия Галимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading