Кичә Бритвино авылыннан ерак түгел Зөя елгасында 12.00 тирәсендә "112" ашыгыч хезмәт номерына бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Скопировать ссылку
Кичә Бритвино авылыннан ерак түгел Зөя елгасында 12.00 тирәсендә "112" ашыгыч хезмәт номерына бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шалтыратучы урынын төгәл генә аңлатып бирә алмый. Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба. Ачыкланганча, ир улы белән балык тоткан. Бер мәлне аның улы кинәт боз астына китә. Әтисе аны башка балыкчылар ярдәмендә судан чыгаруга чыгара, әмма көтмәгәндә үзе бозлы суга төшеп китә.
Аны коткара алмыйлар. Күрүчеләр сөйләвенчә, боз бик юка булган һәм суга батучы янына барып җитү мөмкин булмаган. Казанда яшәүче 63 яшьлек бу ир суга батмаса да, бозлы суда өшеп үлгән.
Комментарийлар