– Җиңү белән канәгатьбез. Икенче период хәлиткеч булды – голлар керттек һәм уенны җиңү белән төгәлли алдык, – диде команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов матчтан соң.
Шулай да уңыштан баш әйләнергә тиеш түгел. Остаз сүзләренчә, команданың уенында әле проблемалар да бар. Көндәш безнең капка каршында шактый мизгелләр тудырды, гол кертә алмавына капкачы Адам Рейдеборнның осталыгы комачау итте, ди Квартальнов.
Уеннан соң “Ак Барс” социаль челтәрдә хоккейчыларның киенү-чишенү бүлмәсеннән видео урнаштырды. Анда Дмитрий Квартальнов сүз алып, уенчыларны котлады һәм матчның иң яхшы уенчысын билгеләп, Швеция капкачысы Адам Рейдеборнга түбәтәй тапшырды.
Комментарийлар