16+

Басаев бандасына кергән татарстанлылар үзләрен гаепсез, ди

Аларны 2 айга СИЗОга җибәргәннәр.

Аларны 2 айга СИЗОга җибәргәннәр.

Басаев бандасының биш әгъзасын Татарстанда тоткарладылар. Аларның барсын да ике айга СИЗОга җибәрделәр. Татарстанлыларны 2000 елда Чечняда Псков десантчыларына һөҗүм итүдә гаеплиләр. Әмма ирләрнең үз версиясе. Янәсе, алар үзләре чечен боевикларының корбаннары булган.

Исегезгә төшерәбез, хокук сакчылары десантчыларга һөҗүмгә катнашы булган алты кешене тоткарлады.

Хәйдәр Раззаков, Айрат Камалетдинов, Эдуард Вәлиәхмәтов, Илһам Гомәров, Илгиз Мөхәммәтгалиев һәм Мөхәммәтвәли Шәйхетдинов, аларның алтысы да Татарстаннан.

Шунысы игътибарга лаек, тоткарланучыларның берсе террорчылык өчен утырып чыккан инде. Бу Илһам Гомәров, ул гаепләнүчеләрнең арасында иң өлкәне.
Аңа 56 яшь, ул Әгерҗе районындагы авылларның берсендә яшәгән, корал саклау һәм террорчылык өчен төрмәдә утырып чыккан. Җинаять эше материаллары буенча, нәкъ менә Гомәров 2001 елда Татарстанда террорчылар Шамил Басаев һәм Хаттаб кушуы буенча, «Ислам джамааты» халыкара террорчылык оешмасының төбәк бүлеген оештырган. Ул вакытта Татарстанның Югары суды ирне 12 елга төрмәгә утырткан иде. 
Гомәров үзенең гаепсез булуына басым ясавын дәвам итә. Башка гаепләнүчеләр кебек үк, журналистларга да үзенең әсирлеккә эләгүе турында сөйләде.
"Мине эшче көч буларак кулландылар. Мине әсирлектә тоттылар, чөнки алар безне Россия һәм ФСБ хакимияте белән хезмәттәшлек итәләр дип уйлады. Янәсе без Басаев һәм Хаттабка һөҗүм әзерләдек", - дип сөйләгән Гомәров шул вакыйгаларны искә алып. 
Ничек кенә булмасын, суд аларның сүзләренә ышанмады. Хәйдәр Раззаков, Айрат Камалетдинов, Эдуард Вәлиәхмәтов, Илһам Гомәров һәм Илгиз Мөхәммәтгалиевны ике айга СИЗОга озаттылар, алар анда 19 июньгә кадәр булачак. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading