16+

Баш миен үстерүче фестиваль

15-16 июнь көннәрендә Казан ярминкәсендә «Rukami» фес­тивале узды. Биредә 400гә якын мәктәп укучысы авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәләренә кагылышлы үзләре уйлап тапкан яңа технологияләрен тәкъдим итте.

Баш миен үстерүче фестиваль

15-16 июнь көннәрендә Казан ярминкәсендә «Rukami» фес­тивале узды. Биредә 400гә якын мәктәп укучысы авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәләренә кагылышлы үзләре уйлап тапкан яңа технологияләрен тәкъдим итте.

Үзенчәлекле яшь белгечләр белән Татарстан Республикасы премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов очрашты.

– Бу фестивальдә кул белән эшли торган күнекмәләрне генә түгел, баш миен дә үстерәләр. Балалар стандарт булмаган фикер йөртергә өйрәнә. Бу белемнәр, нинди һөнәр иясе булуга карамастан, кирәк булачак. Кайбер белгечлекләр бары тик өч-биш ел гына «яши». Шуңа күрә кеше һәрвакыт яңа һөнәр үзләштерергә әзер булырга тиеш, – диде Рафис Борһанов.

«Rukami» фестивале Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән оештырыла.
– WorldSkills эшче яшьләр фестивале бар, без аннан алгарак киттек. «Rukami» фестивалендә безгә эшче һөнәрләре дә кызык, шул ук вакытта программалаштыру, биоинформатика кебек тармак­ларны да колачлыйбыз, – ди «Rukami» проекты җитәкчесе Наталья Смелкова.
Фестиваль тәмамлангач, иң ях­шы эш авторларын Мәскәүгә җи­бәрәчәкләр. Әлеге чара Россиянең ун төбәгендә уздырыла.

фото - tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading