16+

Башкалага эшлеклеләр җыелды

16-18 февральдә Казанда беренче мәртәбә «Winter Event Forum» үткәрелә. Россия күләмендә эшлекле туристлык темасына караган әһәмиятле вакыйга бу.

16-18 февральдә Казанда беренче мәртәбә «Winter Event Forum» үткәрелә. Россия күләмендә эшлекле туристлык темасына караган әһәмиятле вакыйга бу.

Шәһәр Башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек департаменты директоры Дарья Санникова әйткәнчә, форумда Россиянең 20 шәһәреннән 300 делегат катнаша. Моңа кадәр «Winter Event Forum» Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә генә уздырылган.
- Кышкы «Event Forum» ул профессиональ оештыручыларның, менеджерларның, бизнес хуҗаларының, туристлык комитетлары вәкилләренең очрашу, хезмәттәшлек планнары кору мәйданы булуы белән мөһим, - диде Дарья Санникова.

Әлеге чараны «The Experience is Marketing» компаниясенә нигез салучы Кевин Джексон, режиссер, «Фабрика звезд» проекты продюсеры Лина Арифулина, «Подъежики» стратегик вакыйгалар агентлыгын оештыручы Михаил Воронин, «The Unthinkable» халыкара консалтинг агентлыгына нигез салучы Тимо Киру, «Event-маркетинг от А до Я» проектын төзүчеләр Наталья Франкель белән Дмитрий Румянцев та хуплаган.
Туристлык комитетлары вәкилләре өчен «Төбәкләрдә кышкы туристлыкны үстерү» темасына махсус ачык сессия оештырыла.

- Форумда Казанның колачлы спорт һәм мәдәни чараларны гына түгел, ә эшлекле юнәлешле программаларны да оештырырга сәләтле булуын танытуны максат итеп куйдык, - ди Дарья Санникова. - Форум кысаларында күргәзмә заллары, кунакханәләр, рестораннар белән танышу мөмкинлеге тудырыла, шәһәр буйлап экскурсия­ләр үткәрелә.
Мэр Илсур Метшин да вакыйгага нык әһәмият бирде.

- Эшлекле туристлык - мөһим юнәлеш. Бу хакта күп сөйләдек, инде сүздән эшкә күчү бик яхшы. Мондый зур чараның бездә үтүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. «Казан-Экспо», «Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале төзелгәч, һичшиксез, эшлекле тормыш та, чаралар да тагын да җанланачак. Бу үзгәрешләргә хәзердән үк җиңнәрне сызганып әзер булып тору кирәк, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы эшлекле чаралар оештыру өчен Казанның мөмкинлекләре куәтле булуын искәртте. Илсур Метшин: «Эшлекле туристлык безгә әлегә тулысынча колач җәеп тормый», - дип, бу юнәлешне максатчан үстерергә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading