Зыян күрүченең хәлен табиблар авыр дип бәяли.
Бүген иртән, 13 октябрьдә, Ишембай районының Петровское авылы үзәгендә аю хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта “Башинформ”га җирле халык хәбәр иткән. Зыян күрүче исән калган. "Бер хатын-кызга аю һөҗүм иткән. Аны куркытканнар, тик ул зыян күрүченең аркасын тырнаган һәм кулы сынган булырга тиеш”, – дип хәбәр итә бу хәлне күрүчеләр.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы "Башинформ" агентлыгына хатын-кызны ашыгыч рәвештә Ишембай районы үзәк хастаханәсенә озатуларын әйткәннәр. Аның хәлен табиблар авыр дип бәяли.
Сентябрьдә шул ук районның Макарово авылы янында аюның сыерга һөҗүм итү очрагы теркәлгән.
Комментарийлар