Ир-атны 2000 сумга штрафка тартканнар.
Агымдагы елның февраль аенда Баулыда яшәүче 46 яшьлек ир-ат социаль челтәрләрдә язма урнаштыра. Биредә ул бер гүзәл затның җенси характердагы хезмәтләр күрсәтүен хәбәр итә.
Прокуратура хезмәткәрләре әлеге кызның намусын һәм абруен төшерә торган мәгълүматны тарату факты буенча тикшерү уздыра. Соңрак ачыкланганча, ир-ат шул рәвешле танышыннан үч алмакчы булган.
Хатын-кыз әлеге ирдән бурычка акча алып торган, ләкин кайтарырга ашыкмаган. Ә тегесе үч итеп социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат урнаштыра.
Прокуратура баулыга карата "Мыскыл итү" маддәсе буенча, административ эш кузгаткан. Суд утырышында ул гаебен тулысынча таныды.
Җәмәгать судьясы хокук бозучыга 2000 сум күләмендә штраф билгеләде.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар