16+

Бауман урамында концерт-марафон узачак

Казанның Бауман урамы Россия көнен бәйрәм итү мәйданчыкларының берсе булачак.

Казанның Бауман урамы Россия көнен бәйрәм итү мәйданчыкларының берсе булачак.

Биредә мәдәният һәм сәнгать осталарыннан концерт-марафон узачак. Федор Шаляпин һәйкәле янында Казан һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм номерларын 16:00 дән 19:00 гә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Концерт-марафонны Александр Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә, дип яза kzn.ru.

Исегезгә төшерәбез, Россия көнендә төп чаралар «Казан» гаилә үзәге янында булачак. Биредә Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan чыгыш ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading