16+

Бәхәсләшеп коллекторга кергәннәр, шул вакытта люк капкачы ябылып куйган

Бу хәл ни белән тәмамланган?

Бу хәл ни белән тәмамланган?

Казанда ике яшүсмер Авангард урамындагы эшләми торган коллекторны никтер тикшерергә уйлаган. Бәхәсләшеп коега төшкәннәр, ләкин аларны күңелсез хәл көткән - капкач ябылган, ә аны кузгатыр өчен балаларның көче җитмәгзн.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коткаручылар махсус җайланма ярдәмендә люкны ачканнар һәм  балаларны коткарганнар.

"Кәеф ничек, егетләр? Чыгасызмы, әллә бераз утырасызмы?"- дип көлемсерәп гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каршы алган балаларны. 

Ярый әле коллектор тирән түгел, сусыз һәм газ тупланып тормаган, менә шуңа бәхет елмайган да. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading