16+

Байкерларга көн бетмәде, ә тәртип буенча таләпләр генә артты

Табигатьнең иң матур фасылы булган җәйге чорда яшеллек кенә түгел, мотоциклчылар белән велосипедчылар да "уяна". Бигрәк тә, мотоциклчылар юл хәрәкәтендә баш бәласенә әверелә. Казанда гына да 1835 мотоцикл исәпләнә.

Табигатьнең иң матур фасылы булган җәйге чорда яшеллек кенә түгел, мотоциклчылар белән велосипедчылар да "уяна". Бигрәк тә, мотоциклчылар юл хәрәкәтендә баш бәласенә әверелә. Казанда гына да 1835 мотоцикл исәпләнә.

- Быелның алты аенда республикада мототранспорт катнашындагы 69 юл-транспорт һәлакәтендә 7 кешенең гомере өзелде, 77се төрле авырлыктагы имгәнүләр алды. Башкалада шундый 24 авария теркәлде. Июнь аенда булган мотоциклчылар катнашындагы һәлакәт ике кешенең гомерен өзде,- дип, күңелсез саннар китерде "Татар-информ" агентлыгында үзган матбугат конференциясендә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков.

Җиңү проспекты белән Глушко урамы киселешендә 12 июльдә төнге уннар тирәсендә янә мотоциклчы катнашында коточкыч һәлакәт чыкты. Яшел Үзән шәһәреннән килгән 1984 елгы мотоциклчы каршы як полосадан хәрәкәтләнүче "Лада Калина" автомобиленә бәрелде. Нәтиҗәдә мотоциклчы да һәм мотоциклга утырып барган 1988 елгы кыз да авария урынында ук җан биргәннәр.

Юл хәрәкәтендә катнашучы мотоцикл төзек булырга тиеш. ЮХИДИ патруле 13 июльдә Җиңү проспектында дүрт казанлыны туктаткан. Аларның мотоциклларының төзек булмавы ачыкланган.

- Беркетмә тутырып, мотоциклларны штраф мәйданчыгына җибәрергә җыенганда, тоткарланучылар полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә башлаган, иптәшләрен җәлеп иткәннәр. Патруль дә өстәмә экипаж чакырткан. Полиция таләбенә буйсынмаган биш казанлы тоткарланды, аларның ни дәрәҗәдә гаепле булуларын суд ачыклаячак, ә мотоцикллары штраф мәйданчыгына куелды,- диде Игорь Новиков.

Төнге 22.00 сәгатьтән соң бина эчендә дә, шулай ук урамда да тавыш чыгарырга ярамый. Ямашев, Җиңү проспектларындагы, Әмирхан, Сибгать Хәким, Декабристлар, Вишневский, Сәлимҗанов урамнарындагы йортларда яшәүчеләр мотоцикллар тавышына зарланып, шикаятьләр язалар. Полиция подполковнигы Игорь Новиков: "Төнлә каты тавышлы мотоцикллар туктатылачак һәм штраф мәйданчыгына озатылачак",-дип кисәтте. Скутерларны һәм мопедларны - 16 яшь, ә мотоциклларны 18 яшь тулган кешеләргә генә идарә итәргә рөхсәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading