16+

БДИ һәрвакыт камилләштерелергә тиеш

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга 8,7 меңгә якын укучы тапшырган. Нигездә, сынаулар штатлы режимда узган.

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга 8,7 меңгә якын укучы тапшырган. Нигездә, сынаулар штатлы режимда узган.

-    8691 укучы БДИны 100 баллга язган. 200 баллны 648 укучы алган. 300 балл җыючы быел 42 кеше. Дүрт имтиханны да 100 баллга тапшырган бер кеше бар. Бу БДИны яңадан тапшыруны исәпкә алмаган беренчел нәтиҗәләр, - дип хәбәр итә Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев.

Федераль хезмәт җитәкчесе сүзләренчә, 2024 елда имтиханны оештыруда 316 меңнән артык кеше катнашкан, аларның күпчелеге – мәктәп укытучылары. Имтихан үткәрелгән һәр пунктта медицина хезмәткәрләре кизү торган. Шулай ук 34 меңгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшләгән.

Мәктәп укучылары имтихан үткәрү пунктларына 2,4 миллион тапкыр кергәннәр. Бөтен ил буенча 54 меңнән артык аудитория җәлеп ителгән, алар принтерлар, сканерлар һәм имтиханны үткәрүдә башка кирәкле элементлар белән җиһазландырылган.

-    БДИ штатлы рәвештә, шактый югары оештыру дәрәҗәсендә узды дип саныйбыз, берән-сәрән хокук бозулар безнең тарафтан да, төбәкләр һәм башка структуралар ягыннан да тикшерелде, – ди Анзор Музаев.

Шул ук вакытта ведомство башлыгы сүзләренчә, БДИ һәрвакыт камилләштерелергә тиеш. Имтиханнарга нинди дә булса үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрен 15 августка кадәр кабул итәчәкләр. Анзор Музаев БДИдан бөтенләй баш тарту турында да фикерен белдерде.

-    Әгәр депутатлар төркеме искегә кайтуны гына түгел, ә безнең хәзерге чынбарлыкта тормышка ашырыла торган конкрет модель тәкъдим итсә генә, БДИ гамәлдән чыгарылачак. Бу модельдә берничә төрле югары уку йортына керү өчен документлар тапшыру мөмкинлеге, катнашучыларның хокуклары тигезлеге, укырга кергәндә коррупцияне контрольдә тоту тәэмин ителергә тиеш, ди ул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading