16+

БДИ: кайчан башлана да, кайчан тәмамланачак?

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру датасы кабат күчерелергә мөмкин, дип сөйләгән иде

БДИ: кайчан башлана да, кайчан тәмамланачак?

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру датасы кабат күчерелергә мөмкин, дип сөйләгән иде

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру 8 июньдә башланачак һәм 11 июльдә төгәлләнәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, 8 июньдә - география, әдәбият, информатика, 11 июньдә – рус теле, 15 июньдә математика (база һәм профиль дәрәҗәләр) буенча БДИ узачак. Тарих һәм физика буенча имтихан 18 июньгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча – 22 июньгә, чит тел һәм биологиядән язмача имтихан 25 июньдә узачак. Чит тел буенча телдән имтихан 26 һәм 29 июньдә булачак. 1 июльдән 11 июльгә кадәр резерв тапшыру көннәре планлаштырылган, дип яза үзәк матбугат. 

Хәтерләсәгез, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру датасы кабат күчерелергә мөмкин, дип сөйләгән иде. Башта аны – 25 майдан, ә чыгарылыш имтиханын 22 майдан башларга ниятләгән иделәр. Министр шулай ук: “Бу өйдә белем алу, дистанцион укыту һәм гомуми вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә дәвам итүенә бәйле булачак. Әгәр без барыбыз да билгеләнгән кагыйдәләрне үтәсәк, өйдә калсак, бу ситуациядән тизрәк чыгачакбыз, һәм имтиханнар вакыты да күчерелмәячәк”, – дигән ул. Шәт, БДИ расписаниесына үзгәрешләр башка кертелмәс.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading