16+

БДИ тапшыручылар өчен үзгәрешләр көтелә

Яңа проект 1 сентябрьдән гамәлгә керә һәм 2029 елга кадәр үз көчендә калачак.

Яңа проект 1 сентябрьдән гамәлгә керә һәм 2029 елга кадәр үз көчендә калачак.

Россия Мәгариф министрлыгы БДИ тапшыруның яңа тәртибен булдырган. 

Документ нигезендә, әгәр дә җитди сәбәпләр булса, БДИда катнашу гаризасында күрсәтелгән фәннәр исемлеген үзгәртә алачак. 

Хәрби хезмәттә булганнар яисә контракт буенча хезмәт итүчеләр хәрби югары уку йортына керергә теләгән очракта, мондый гаризаны хезмәт итү урынында тапшыру мөмкинлеге каралачак. 

Уку процессын йомгаклау буларак языла торган инша датасы да үзгәрәчәк. Моңа кадәр аны майның беренче эшли торган чәршәмбесендә язсалар, яңа документ буенча апрельнең икенче чәршәмбесендә тапшырачаклар.

Документ 2023 елның 1 сентябреннән 2029 елга кадәр гамәлдә булачак, диелә "РИА Новости" хәбәрендә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading