16+

Бензин белән дизельнең бәясе төшкән

Казанда агымдагы елның 25 мартыннан 1 апреленә кадәр атна эчендә АИ-92 маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр кимеде.

Казанда агымдагы елның 25 мартыннан 1 апреленә кадәр атна эчендә АИ-92 маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр кимеде.

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Аерым алганда, күрсәтелгән чорда дизель ягулыгының уртача бәясе бер литры өчен 2 тиенгә кимегән. Шулай итеп, хәзер дизель ягулыгының бер литры 52,4 сум тора. Моннан тыш, АИ-92 бензины литры өчен 15 тиенгә төште — хәзер бу ягулыкның литры 46,1 сум тора.

АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензинга уртача бәяләр атна эчендә элеккеге дәрәҗәдә калды. АИ-95 литры хәзер 49,9 сумга, ә АИ-98 — 59 сумга төшә.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading