Башлангыч мәгълүматлар буенча, 12 февральгә каршы төндә Сосенское авылында яшәүче 33 яшьлек күпбалалы ана ире белән әрләшкәннзн соң, өч баласы белән өйдән чыгып китәргә булган. Хатын ун һәм ике яшендәге ике улын һәм ун айлык кызын урманга алып килгән, барысын да чишендергән. Шуннан соң үзе дә чишенеп ата, шәрә килеш балаларны гыйбадәт кылырга дип кар аша урманга алып кергән.
div>
Бу вакыйганы урман полосасы янында эт белән йөрүче 25 яшьлек ир-ат күреп торган. Ул агачлар арасында үкереп елаган бәләкәй кызын тоткан, әрле-бирле йөрүче ялангач хатынга, туңудан зәңгәрләнеп беткән ике малайга тап була. Сәер очрашу турында ул полициягә хәбәр иткән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре әлеге гаиләне тапкан һәм шунда ук "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Табиблар гаиләне карап чыга, балалар төрле дәрәҗәдәге өшү белән хастаханәгә озатыла. Хатын әлеге гамәлен берничек тә аңлата алмый. Хәзерге вакытта аның беләнпсихиатрлар шөгыльләнә.
Комментарийлар