Роспотребнадзор гражданнарны бер-берсеннән ким дигәндә бер метр ераклыкта йөрергә кирәклеге турында кисәтә.
Роспотребнадзор россиялеләргә 1 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәргә кушты. Гражданнар бу кагыйдәләрне һәркайда (таксидан тыш) үтәргә тиеш.
"Гражданнарга бер-берсе белән дистанцияне 1 метрдан да ким булмаган ераклыкта тотарга киңәш ителә, бу җәмәгать урыннары һәм җәмәгать транспортына да кагыла, дөрес, моңа таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу хезмәтләре керми", - дип белдерде Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова.
Шулай ук Роспотребнадзорда коронавирусның һава-тамчы юлы белән тапшырылуы турында да аңлатылды. Хезмәт мәгълүматлары буенча, мондый ысул аша, гадәттә, чир йоктырган кеше белән тыгыз элемтәдә, ягьни 1 метр якынлыкта булган очракта йога.
Һава аша вирус бер метрдан артык ераклыкта күчә. Диаметры 5 мкм дан кимрәк булган вирус кисәкчекләре озак вакыт дәвамында һавада калырга мөмкин.
31 мартка Россиядә 2337 авыру ачыкланган. Дөньяда барлыгы 859 мең кеше әлеге чирне йоктырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар