16+

Бер кеше күпме чүпли?

Уртача статистик мәгълүматларга караганда, россиялеләр 2023 елда үзләреннән соң 322 кг чүп калдырган.

Уртача статистик мәгълүматларга караганда, россиялеләр 2023 елда үзләреннән соң 322 кг чүп калдырган.

Бу үткән ел белән чагыштырганда 3 процентка (яки 10 кг диярлек) күбрәк. Көнкүреш калдыкларының гомуми күләме бер елда 1,3 млн тоннага артып, 47 млн тоннадан күбрәк булган.

Коммуналь калдыкларның иң күп күләме халык иң күп яшәгән төбәкләргә туры килә. Илдәге чүпнең биштән бер өлеше диярлек Мәскәү агломерациясе халкы (19% ка якын) исәбенә туры килә. Аннан соң Краснодар крае (коммуналь калдыкларның гомуми күләменнән 5,1%), Санкт-Петербург (3,4%), Татарстан һәм Свердловск өлкәсе (3,1%). Аннары Ростов өлкәсе (2,8%), Самара өлкәсе (2,4%) бара, унлыкны Башкортстан, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләре (2,1%) йомгаклый. 
Коммуналь калдыклар массасының артуы кулланучылар активлыгы арту белән турыдан-туры бәйле, ә бу үз чиратында гражданнарның керемнәре дәрәҗәсе үсүне күрсәтә, дип аңлата тенденцияне FinExpertiza президенты Елена Трубникова. 

–  2023 елда россиялеләрнең керемнәре 5,4 процентка күтәрелгән. Ваклап сату әйләнеше бер ел эчендә 6,4 процентка үсеш алган, ә өстәмә төргәк куллануны таләп иткән маркетплейслар аша сатулар — 2 тапкырга диярлек арткан, — дип билгели эксперт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading