16+

Бер кыз исеменнән, 300 мең сораганнар

Бер кызның социаль челтәрләрдәге сәхифәсен җимереп, аңа язылучылардан 300 мең сораганнар. 

Бер кыз исеменнән, 300 мең сораганнар

Бер кызның социаль челтәрләрдәге сәхифәсен җимереп, аңа язылучылардан 300 мең сораганнар. 

 

16 апрельдә билгесез зат 22 яшьлек кызның соцчелтәрдәге сәхифәсенә үтеп кергән. Тикшерүчеләр белдергәнчә, зыян күрүче кыз исеменнән, әнисенең юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуы, ашыгыч операция таләп ителүе хакында язма куелган.

Бу хәбәрне укыганнан соң, кызның берничә дусты аңа турыдан-туры шалтыратып моның чынлыгы турында белешкәннәр. Шуннан соң гына әлеге кыз социаль челтәрдәге аккаунтының билгесез кеше тарафыннан җимерелүе хакында белеп ала. Ул шунда ук сәхифәсен "блокка куйган" да, хокук сакчылырына мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә каршы, мошенниклар тозагына беркем дә эләкми кала. Хөрмәтле дуслар, моны булдырмас өчен, һәрдаим парольләрегезне үзгәртеп торыгыз. Туган көн, исем, фамилия, телефон номерыгыз булган мәгьлүматны пароль сыйфатында куллану киңәш ителми. 

 

Ә әлеге хәлгә килгәндә, хокук сакчылары тарафыннан, "Компьютер мәгълүматы өлкәсендә алдалауга һөҗүм" һәм "Компьютер мәгълүматына үтеп керү" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading