16+

Бер тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы расланган

29 гыйнварга булган мәгьлүматларга караганда, республикада COVID-19ның 15 875 очрагы теркәлгән.

29 гыйнварга булган мәгьлүматларга караганда, республикада COVID-19ның 15 875 очрагы теркәлгән.

Татарстанда 85 яңа СОVID-19 очрак теркәлгән, шуларның 1 - читтән кайткан кеше, 84 кеше бу инфекцияне элемтә аша йоктырган. 32 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйләрендә дәвалана. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча ТР оператив штабы хәбәр итә.
Йоктыручылар арасында 3 балигъ булмаган бала, 7 кеше - 18 дән 30 яшькә кадәрге, 22 очрак - 30 дан 50 гә кадәрге, 16 - 50 дән 60 ка кадәр, 20 - 60 тан 70 кә кадәр, 12 - 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның иң күп очраклары республика башкаласында (55) һәм Яр Чаллыда (13), өченче урында Югары Ослан районында (3) теркәлде. 2 очрак Буа, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында теркәлгән.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading