16+

Бер хатын-кыз бала тудырырга бер сәгать кала үзенең йөкле булуын белгән

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче хатын-кыз эче авырту аркасында табибка мөрәҗәгать итә һәм йөкле булуы турында белә, ә бер сәгатьтән соң бала таба, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче хатын-кыз эче авырту аркасында табибка мөрәҗәгать итә һәм йөкле булуы турында белә, ә бер сәгатьтән соң бала таба, дип хәбәр итә РИА Новости.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, әлеге хәл 12 сентябрьдә төн уртасында булган. Хастаханәгә корсак астындагы кискен авыртудан зарланган хатын-кыз килгән. Табибларга ул: "Аналык миомасы һәм асцит булуына шикләнәм", дип әйткән.
— Гинекологлар тикшерүеннән соң, аның тиздән тулгаклары башланачагы турында аңлаган, - дип сөйләгән табиб.
Хатын бу көнгә кадәр бернинди медицина учреждениесенә дә мөрәҗәгать итмәгән һәм беркайда да исәпкә тормаган. Шул ук вакытта ул килгән хастаханәдә бала тудыру бүлеге булмаган.
— Операция бүлмәсендә бала тудыру өчен уңайлыклар булмаса да барысын да җайладык, берничә минуттан соң хатын-кыз исән-имин баласын тудырды. Авырлыгы 3,5 килограмм, буе 52 сантиметр булган нык һәм сәламәт баласы бар хәзер аның, - дип уртаклашты Пивненко.
Бала тугач, әни белән баланы махсус бала тудыру бүлеге булган хастаханәгә күчерәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөньяда ниләр генә юк.

    Мөһим

    loading