16+

Беренче очкыч 2021 елга әзер булачак

Казан авиация заводында дөньяда тиңе булмаган Ту-160М очкычы 2021 елда әзер булачак.

Казан авиация заводында дөньяда тиңе булмаган Ту-160М очкычы 2021 елда әзер булачак.

Россия оборона министры Сергей Шойгу Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, дәүләт заказы буенча яңартыла торган хәрби машинаны әзерләү процессын һәм пассажир очкычларын җитештерүне карады. Хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча Казанда киңәшмә уздырды.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сергей Шойгу Татарстанның дәүләт оборона мөмкинлеген ныгытуга зур өлеш кертүен, Кораллы Көчләрне өр-яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын искәрткән. Билгеле булганча, былтыр Россия Президенты Владимир Путинның Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Туполев җәмгыяте белән Оборона министрлыгы арасында ун данә Ту-160М хәрби очкычын җитештерү буенча килешү имзаланган иде. Машинаны модернизацияләү эше тулы көченә бара.

– Ул – өр-яңа борт оборона комплексы, хәзерге заманның ышанычлы элемтә системасы, аның сугышчан мөмкинлекләрен арттыра торган уникаль корал белән җиһазландырылган. Хәрби самолетка НК-32 очкычының икенче серияле двигателе куелачак, бу очу озынлыгын арттырырга ярдәм итәчәк, – дигән Сергей Шойгу очкыч хакында.

Техник мөмкинлекләре буенча бу хәрби очкычка дөньяда тиңнәр булмаячак.
Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, Россия Оборона министрлыгы һәм Россия Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән бүген федераль максатчан программа кысаларында, Казан авиация заводында масштаблы реконструкция һәм техник җиһазландыру гамәлгә ашырылуын әйтте. Бу чараларның ил җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны хәл итүгә юнәлгәнен дә искәртте.

Әлеге максатлар өчен предприятиегә 33 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ту-160М очкычын яңача җитештерү график нигезендә бара. Сергей Шойгу әйтүенчә, ул 2021 елда кулланышка тапшырылырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading