16+

Беренче сыйныфка юл күрсәткеч белән

11 августа 2015, 14:11
791
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясендә катнашты. Акция быел инде тугызынчы тапкыр үткәрелә. Шушы вакыт эчендә 176 мең 652 балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ителгән.

Акциянең төп максаты, аз керемле гаиләләргә балаларын беренче сыйныфка укырга керергә әзерләргә ярдәм итү. Бу сабыйларга үзен башкалардан ким тоймаска бер этәргеч.

Ел саен булачак укучыларга беренче сыйныфка барыр өчен мәктәп кирәк-яраклары белән тулыландырылган портфель бүләк итәләр. Быел шуңа өстәп балаларга беренче тапкыр "Балалар һәм ата-аналары өчен Болгар һәм Зөя шәһәрләре буенчаюл күрсәткеч» тә бүләк иттеләр. Аның ярдәмендә укучылар республиканың тарихи мирасы белән таныша алачаклар. Юл күрсәткеч төрле биремнәр, ребуслар һәм рәсемнәр белән бизәлгән. Аның әле үзQR-коды да бар. Шул код аша интернетка кереп, балалар төрле интерактив уеннарда, конкурсларда катнаша алачак. Интернет-портал 1 нче сентябрьдән эшли башлыячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading