16+

Берсе һәлак булган, икенчесе - хастаханәдә

М-7 трассасында җиңел машина җәяүле ике хатын-кызны бәрдерә, берсе урында ук һәлак була.

М-7 трассасында җиңел машина җәяүле ике хатын-кызны бәрдерә, берсе урында ук һәлак була.

Менделеевск районында М-7 трассасында Lada Vesta автомобиле йөртүчесе җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыккан ике хатын-кызны бәрдергән. Аларның берсе урында һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте 12 октябрь көнне «Мунайка» тукталышыннан ерак түгел якынча 18:00 дә килеп чыккан.

Бәрдерү аркасында 49 яшьлек хатын-кыз табиблар килгәнче үлгән, 1987 елгы икенче зыян күрүче Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Ике хатын да Мунайка авылында яшәгән. Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үтүләренчә, бәрдерү булган участокта якты, светофор бар.

Хәзер тикшерү алып барыла, юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading