16+

“Без бергә!” - Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

“Без бергә!” - Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

"Бөек илебезнең барлык гражданнарын Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Без бергә!" - дип язган ул социаль челтәрләрдә һәм түбәндәге фотоны урнаштырган.



Халыклар бердәмлеге көне - ул Россиянең 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Бу дата Россиядә 1612 елда булган вакыйгалар - Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне интервентлардан азат итеп, илне эчке чуалышлардан һәм гражданнар арасындагы каршылыклардан коткару - истәлегенә бәйрәм көне буларак билгеләнгән. Ополчениегә исә илнең барлык милләт вәкилләре кергән: руслар, татарлар һәм башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар һәм башкалар. Ерак гасырларда калган вакыйгалар Россиянең үзенчәлеген һәм милли бердәмлеген саклап калу мөмкинлеге биргән, Россия дәүләтчелегенең бәйсезлеген торгызу башлангычы буларак хезмәт иткән, дип яза tatar-inform.tatar.

Бүген Казанда Халыклар бердәмлеге көненә митинг-концерт үткәрелә. Татантаналар уздырыла торган төп урын - Кремльнең яр буе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading