16+

“Без сәламәт милләт”, “Киләчәккә юллама” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Сәламәт тормыш алып бару, гаилә кыйммәтләре, киләчәк буынга үрнәк күрсәтү максатыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар һәм СПИД белән көрәш, профилактика буенча республика үзәге “Без сәламәт милләт. Кушыл!” һәм “Киләчәккә юллама” бәйгеләре уздырган иде.

 Әлеге чаралар быелның августыннан 26 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйгегә һәр кеше сәламәт яшәүне пропагандалаган фото, видео җибәрергә тиеш иде. Кыскасы, “Татар информ” агентлыгында бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Бәйгеләргә барлыгы 760 фото кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләреннән, Башкортстан республикасы, хәтта Алтай, Ханты-Мансийск автоном округыннан да кешеләр булган. Җиңүчеләрне профессиональ фотога төшүгә сертификат белән бүләкләделәр. Төп җиңүче “Без сәламәт милләт. Кушыл!” бәйгесендә җиңү яулаган Балтачтан Айрат Закировка фотоаппарат тапшырылды. “Киләчәккә юллама” бәйгесендә беренче урынга Норлат шәһәреннән Инсаф Миниханов видеосы лаек дип табылды. Егет видеода үзе белән үзе әңгәмә алып бара. Монологында сәламәт яшәү рәвешеннән башка тормыш бармавын аңлатырга тырыша. Киләчәк буынны да сәламәт, бер-береңә карата игътибарлы булырга өнди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading