16+

"Бездә түләүле парковкалар номерсыз машиналар куя торган урынга әйләнде...": алга таба алай булмаячак

Парковкаларда я номерлары капланган яки бөтенләй салдырылган автомобильләр күрә башладык. Әгәр шәһәр үзәгеннән барсак, автомобильләрнең 90 процентында, ягъни унысының тугызында дәүләт теркәү номерлары юк...

"Бездә түләүле парковкалар номерсыз машиналар куя торган урынга әйләнде...": алга таба алай булмаячак

Парковкаларда я номерлары капланган яки бөтенләй салдырылган автомобильләр күрә башладык. Әгәр шәһәр үзәгеннән барсак, автомобильләрнең 90 процентында, ягъни унысының тугызында дәүләт теркәү номерлары юк...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов номерсыз автомобильләрне махсус стоянкага эвакуацияләргә тәкъдим итте. Парламентарий Мәскәү тәҗрибәсен куллану кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген Дәүләт Советының унсигезенче утырышында чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, номерсыз машиналардан җәмәгать куркынычсызлыгына куркыныч яный.

«Парковкаларда я номерлары капланган яки бөтенләй салдырылган автомобильләр күрә башладык. Әгәр шәһәр үзәгеннән барсак, автомобильләрнең 90 процентында, ягъни унысының тугызында дәүләт теркәү номерлары юк. Проблема җәмәгатьчелеккә террорчылык куркынычы булуда. Бу бит халык күпләп җыелган урыннарда — сәүдә үзәкләрендә, метро, тукталышларда», — диде Артур Абдулҗанов.

Депутат әйтүенчә, парковка өчен түләргә әзер булган намуслы автомобилистларга урын да калмый дигән сүз. Бу, үз чиратында, муниципаль казнага акча килүен дә тоткарлый. Шулай ук, ул бу күренешнең шәһәр йөзен дә ямьсезләп торуын әйтте.

 «Үрнәк эзләп, ерак барырга кирәкми. Мәскәү тәҗрибәсе бар. Аларда шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе номерсыз машиналарны эвакуацияләү турында карар кабул иткән. Кичә генә Мәскәүдә хезмәттәшләремне урамнар буенча йөреп килүләрен сорадым — дәүләт номерларыннан башка бер автомобиль дә юк. Бездә түләүле парковкалар номерсыз машиналар куя торган урынга әйләнде», — диде депутат.

Артур Абдулҗанов бу проблеманы хәл итү өчен эшче төркем булдырырга өндәде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка мөрәҗәгать итеп, шушы сорауны карауны сорады. 

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading