Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте алдагы озын ял көннәре хакында искәртә.
Яз һәм хезмәт бәйрәмен, шулай ук Җиңү көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә россиялеләрне 1-3 һәм 8-9 май көннәрендә озын ял көннәре көтә. Май аенда беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булачак. “Май аенда ял көннәре, беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булу сәбәпле, 1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә 4-7 һәм 11-14 май көннәрендә эшләячәкбез”, – диелә хәбәрдә. Җәен 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын бер кыска эш атнасы көтә. Бәйрәм шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә – 14 июньгә күчерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар