16+

Бөгелмәдә үзизоляция вакытында эшләүче ике чәчәк кибете штрафка тартылган

Коронавируска каршы оператив штаб мәгьлүматларына караганда, 23 апрель көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан Бөгелмә шәһәрендәге Гафиатуллин урамы буенча чәчәк белән сату итүче ике кибет ачыкланган, алар үзчикләү режимы игьлан ителүгә карамастан, эшләүләрен дәвам иткән.

Баксаң, сатып алучылар әлеге кибетләргә йөреп торган икән, ә бу исә, гамәлдәге санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу, дигән сүз. Салон хуҗасы, шулай ук тикшерү вакытында ачыкланган икенче кибет сатучысы үз гаепләрен расладылар.

Хокук бозучыларны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту өчен полиция хезмәткәрләре тиешле материаллар әзерләгән. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсендәге 1нче өлеше буенча беркетмәләр төзелгән (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading