16+

Бөгелмәлеләрне спорт өлкәсе борчый

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия" партия эстафетасының чираттагы тукталышы Бөгелмәдә булды.

Бөгелмәлеләрне спорт өлкәсе борчый

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия" партия эстафетасының чираттагы тукталышы Бөгелмәдә булды.

Бөгелмәлеләрне борчыган төп сорау - спорт инфраструктурасын үстерү. "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 40 ел эшләү дәверендә 13 Россия спорт мастеры, йөздән артык спорт мастерына кандидат әзерләгән. Әлеге спорт комплексы базасында 600ләп спортчы күнегүләр уза, 5 спорт залы, бассейн бар. Әлеге объект төзекләндерү таләп итә. Шулай ук «Чаңгы базасы» спорт сәламәтләндерү комплексына да ремонт кирәк. Биредә чаңгыда шуарга, футбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкин. Базага инде 30 ел. Шул вакыт эчендә 3 меңнән артык чаңгычы әзерләнгән, биредә еш кына ярышлар да үткәрелә.

Әлмәт сайлау округы координаторы Евгений Устин:
- Халыкның сораулары буенча анализ ясаячакбыз һәм төп проблемалар турындагы хәбәрне урында ук ноутбук ярдәмендә мобиль кабул итү бүлеге сайтына салып, теркәп барабыз. Шул рәвешле халыкка ярдәм кулы сузабыз. Безнең кабул итү бүлегенә теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бер ай эчендә республиканың көньяк-көнчыгышын урап чыктык, - ди. "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге республикада 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Төркемнең максаты бер: һәр авыл, һәр шәһәр кешесен ишетергә һәм, аларның проблемаларын чишү юлларын табып, халык инициативасын югары баскычта торучыларга җиткерү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading