16+

Бүген Илназ Галәвиевка гаепләү карары укылачак

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм турындагы шау-шу кузгаткан эшне карый башлады.

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм турындагы шау-шу кузгаткан эшне карый башлады.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә әлеге гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев утырды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, нәкъ менә ул узган елның 11 маенда гимназиягә бәреп керә һәм ут ача.

Әлеге фаҗигадә тугыз кешенең гомере өзелде. Алар арасында 8 «А» сыйныфыннан җиде укучы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева бар. Казан гимназиясендә булган фаҗига турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдырмады. Кешеләр мәктәп янында мемориал оештырды. Фаҗига корбаннарын искә алу өчен Казанга Россиянең төрле шәһәрләреннән кешеләр килде, алар мемориалга чәчәкләр һәм уенчыклар куйды. Бер ел үткәч гимназия ишегалдында Хәтер бакчасы үсеп чыкты.

Илназ Галәвиев берьюлы дүрт маддә («Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кеше, шул исәптән кече яшьтәгеләрне үтерергә омтылу», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит милекне явыз ният белән юк итү һәм зыян китерү») буенча гаепләү белдерелде. Аны акылы сау дип таптылар, ул үз гаебен тулысынча таныды.

Югары судта дәүләт гаепләүчесе позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итә. Бүген гаепләү карары укырлар дип көтелә, шуннан соң суд зыян күрүчеләрдән (алар барлыгы 600 кеше) сорау алырга керешәчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу "кешенен" исемен жир белэн тигезлэргэ кирэк. Атлаган саен телгэ алырга, ботен жиргэ язырга тугел. Дэреслеклэргэ генэ кертэсе калды инде исемен.

    Мөһим

    loading