16+

Бүген республика көне

Бүген республика бәйрәм итә. 30 август - Татарстан Республикасы көне. Бу - туган җиребез белән горурлану, ирешкән уңышларыбызга сөенү, патриотлык хисләрне арттыру өчен әһәмиятле, зур чара.

Бүген республика көне

Бүген республика бәйрәм итә. 30 август - Татарстан Республикасы көне. Бу - туган җиребез белән горурлану, ирешкән уңышларыбызга сөенү, патриотлык хисләрне арттыру өчен әһәмиятле, зур чара.

Еллар узган саен ул көннәрнең кадере тагын да арта, тәмләнә. Татарстан - бүген федераль күләмдә күп өлкәләрдә лидер. Безне таныйлар, санлашалар, алай гына да түгел тиңләшергә омтылалар. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары, эшлекле киңәшмә-конференцияләрне уздыру урыны итеп Татарстан сайлану да тикмәгә түгел. Безнең республика - алгарылшы үсеш тарафдары, үрнәк. Алга таба да шулай булыр дип өметләник. Ил-көннәр тыныч, күкләр аяз булсын!

Бүген Татарстанның һәр районында бәйрәм чаралары уза, шәһәр көннәре үтә. Бәйрәмнең иң зурысы татар дөньясының үзәгендә - Казандадыр, мөгаен. Балалар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр өчен дә күңеленә хуш килерлек чараларга бай бүгенге көн.

Сәгать 10.00дә Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале башланып китте. Горький исемендәге үзәк ял паркында спорт чаралары бара. Җиңү паркы күл буенда авиа, судо-модель спорты бәйгесе старт алачак. Иске Татар бистәсе дә сәгать 12.00дә үзенә кунаклар чакырып кала. «Казан» Гаилә үзәге янындагы яр буенда Казан хәрби гарнизонының хәрби тынлы оркестры катнашында хәрби-патриотик программа оештырылган. Шулай ук биредә «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессия фестивале, сәгать 18.00дән «Татар радиосы»ннан концерт программасы, 19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты көтә. Меңьеллык мәйданында «Kazan city racing» авто-мото шоуы булачак, «Казан» халыкара ат спорты комплексына ат сөючеләр җыелачак, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда 20.00-22.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты тәкъдим ителә. Сәгать 22.00дә бәйрәм салют белән төгәлләнәчәк. Бәйрәмнән күңелле мизгеләр,чаралардан фоторепортажны сайтыбыздан күзәтеп бара аласыз.

Фото: kazanarena.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading