16+

Бүгеннән Казанда ВИЧка бушлай тест узарга мөмкин

Казан бүгеннән ВИЧка каршы бөтенроссия акциясенә кушыла. 18-30 октябрь көннәрендә теләге булган һәркем «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә бушлай экспресс-тест уза алачак.

Казан бүгеннән ВИЧка каршы бөтенроссия акциясенә кушыла. 18-30 октябрь көннәрендә теләге булган һәркем «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә бушлай экспресс-тест уза алачак.

Шунда ук белгечләрдән ВИЧ-инфекция һәм СПИДка кагылышлы сораулар буенча белешмә дә алырга мөмкин булачак. ВИЧ-инфекция профилактикасына кагылышлы әдәбият та тәкъдим ителәчәк.

Саннарга мөрәҗәгать итсәң, чәчләр үрә торырлык. Бүгенге көндә дөньяда 37 миллионга якын кеше үзендә ВИЧ-инфекция йөртүе мәгълүм. Аларның саны ел саен 2 миллионга арта бара. 1980 елдан башлап дөньяда ВИЧ-инфекцияле 34 миллион кеше якты дөнья белән хушлашкан. Россиядә ВИЧ-инфекциянең 1 миллионнан артык очрагы теркәлгән. Һәр сәгать саен 11 кеше ВИЧ-инфекция белән зарарлана.

Татарстанда авыручылар саны - 20740. Соңгы өч елда республикада ВИЧ-инфекция буенча эпидемиологик хәл тотрыклы. 2015 елда авыручылар саны 100 мең халыкка 38,4 булган. Бу Россия күрсәткеченнән 1,7 тапкыр азрак (63,6).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading