16+

"Әби югалгач, табиблар да аптырап кала..." Томографиягә төшкәндә юкка чыккан әби турында

Табиблар сүзләренчә, томограф янында шулай озак утырып тору әбигә зыянлы түгел.

Табиблар сүзләренчә, томограф янында шулай озак утырып тору әбигә зыянлы түгел.

Болгариядәге хастаханәләрнең берсендә 70 яшьлек хатынны томографта тикшерәләр. Шул чакта табиблар бу әбине югалта һәм алты сәгать эзләгәч кенә табалар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызы сүзләренчә, әби Павликени шәһәрендә хастаханәгә китә. Ул үпкә авыруын табибларга күрсәтергә җыена. Шуннан соң авыру хатын югала, аның кызы борчыла башлый һәм анасын эзләргә бара.

Әби югалгач, табиблар да аптырап кала. Шуннан соң туганнары да, табиблар да полициягә мөрәҗәгать итә. Алар пациент югалуын сөйли. Әбигә диагноз куйганнар да, ул курыккан һәм хастаханәдән чыгып китеп югалган, дип фаразлыйлар.

Тик алты сәгать узгач әби табыла — ул томограф куелган рентген кабинетында бикләнеп калган. Коридорда аяк тавышларын ишеткәч, ишек астында ут янганын күргәч, әби кычкыра һәм ярдәмгә чакыра башлый.

Табиблар сүзләренчә, томограф янында шулай озак утырып тору әбигә зыянлы түгел. Чөнки аппарат сүндерелгән. Хастаханә җитәкчелеге исә әбине кабул иткән лаборантны эштән җибәрү турында уйлый. 

Хәзер бу әбине София шәһәренә дәваланырга җибәргәннәр, ул терелә башлаган инде. Аның туганнары Павликени хастаханәсен судка бирергә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading