16+

Авариягә эләккән машина йөртүчеләрнең берсе авыр хәлдә

Юл һәлакәте кичә сәгать җиделәр тирәсендә Биектау районында Шәпше авылы янында булган.

Юл һәлакәте кичә сәгать җиделәр тирәсендә Биектау районында Шәпше авылы янында булган.

Биектау районындагы трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә хастаханәдә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә сәгать җиделәр тирәсендә Казан - Малмыж автомобиль юлында Шәпше торак пункты янында килеп чыккан. "КИА" һәм "Лада" машиналары кара-каршы бәрелешкән.
Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, автомобильләр юлның ике ягына чыгып очкан.
Машина йөртүчеләрнең берсе салонда кысылып калган. Ашыгыч ярдәм табиблары һәм коткаручылар бик тиз килеп җитте, дип сөйләгән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары. Ике машина йөртүче дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатылган. Аларның берсе авыр хәлдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй , Аллам, кемнэр булды икэн машиналарда? Терелеп кенэ китсеннэр инде, (мин Биектаудан)

    Мөһим

    loading