16+

Биш елдан ярты миллион җитәкче кирәксез булачак

2029 елга Россиядә 733 мең офис хезмәткәре артык булачак, дип яза “Российская газета”.

2029 елга Россиядә 733 мең офис хезмәткәре артык булачак, дип яза “Российская газета”.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "Кадрлар" илкүләм проекты өчен әзерләнгән хисапларыннан күренгәнчә, җитәкчеләргә ихтыяҗ аеруча нык кимиячәк – алар, бүгенге көн белән чагыштырганда, 533 меңгә азрак булачак. Шулай ук илгә "документлар әзерләү белән мәшгуль хезмәткәрләр" 200 меңгә кадәр азрак кирәк булмагае. 

Шул ук вакытта "югары квалификацияле белгечләргә" ихтыяҗ 1,4 миллионга артачак. Шулай ук икътисадка өстәмә рәвештә 502 мең урта квалификацияле белгеч, 499 мең "җайланма һәм машиналар операторы" һәм 20 мең "хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре" кирәк булыр дип көтелә. Кадрларга гомуми ихтыяҗ исә, Хезмәт министрлыгының беренчел бәяләве буенча, 2030 елга 2,5 миллион кешегә артып, 73,5 миллион тәшкил итәчәк. 

Базарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен илкүләм проект инвалидларны һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны эш белән тәэмин итүне һәм мигрантларны арттыруны күздә тота.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading