Биш кеше, баланы коткарабыз дип, бер-бер артлы чокырга төшеп китеп үлгән.
Күп балалы гаиләдә ике сабый ятим калган.
Чокырга төшеп киткән кечкенә баланы коткарам дип, биш кеше үлгән. 2 яшьлек бала, шәхси йортның ишегалдында уйнап йөргәндә, ярым ачык булган канализация капкачына баскан һәм чокырга төшеп киткән. Әти-әнисе һәм күршеләре, баланы коткарырга дип, башта берсе, аннары икенчесе чокырга төшкән. Аларга ярдәм итәбез дип, калганнары да төшәргә булган.
Чокырдагы газ нәтиҗәсендә сабыйның әнисе, 8 яшьлек апасы, әтиләре, күршеләре шунда агуланып үлгән. Бер ир генә исән калган, хәзер авыр хәлдә хастахандә ята.
Бу хәл Воронеж өлкәсендә булган. Ике кечкенә бала әти-әнисез калган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар